Фонд үз сайтын булдырды
									30 августа 2025								
								        				
	                			                    		Шушы көннәрдә "Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фонды үз сайтын булдырды. Моңа кадәр  ул интернет киңлекләрендәге башка  мөмкинлекләрдән файдалана иде. Хәзер кызыксынучылар бөтен яңалыкны, фонд эшчәнлеге турында информацияне биредә таба ала. Сайтның эшли башлавы Каюм Насыйриның 200 еллыгын бәйрәм итү көннәренә туры килүе аеруча куанычлы булды. Шулай ук  авылның тарихи объектлары, авыл буенча танышып йөрү өчен  аудиогид та эшли башлады. https://fondnasiry.ru/