КАЮМ НАСЫЙРИ АВЫЛЫ ТӨЗЕКЛӘНӘ
25 мая 2025
Кайчандыр перспективасыз авыллар исемлегенә кергән Кече Шырдан авылын бүген танымассың да. Биредә яңа музей-китапханә, Чәй йорты салынды, плотина, спорт мәйданы төзелде. Инде хәзер авылның бер урамына асфальт юл түшәлде. Болар барысы да "Каюм Насыйри туган авылны торгызу фонды" директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллина тырышлыгы нәтиҗәсе. Асфальт юл 2025 елның 20 маенда файдалануга тапшырылды. Хәзер авылга килгән туристлар тигез матур юл буйлап йөреп, Каюм Насыйри эзләреннән атлый.